16+

Анатолий Фомин: «Четерекле мәсьәләнең чишелеше табылды»

Татарстан Иҗтимагый палатасы халык белән хакимият органнары арасында арадашчы-илче ролен башкара.

Анатолий Фомин: «Четерекле мәсьәләнең чишелеше табылды»

Татарстан Иҗтимагый палатасы халык белән хакимият органнары арасында арадашчы-илче ролен башкара.

– Халык мәнфәгатен кайгырту – безнең төп бурыч, – диде Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин узган елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясау җыелышында.

Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Иҗтимагый палатага, башка җәмәгать оешмаларына зур әһәмият бирүен, эшчәнлекләренә теләктәшлек күрсәтүен рәхмәт хисләрендә телгә алып үтте. Президент тәкъдимендә республика хөкүмәте тарафыннан социаль юнәлешле эшчәнлек алып бара торган коммерциячел булмаган оешмаларга 2017-2020 елларга исәпләнелгән ярдәм программасы кабул ителгән. Мөһим социаль проектлар башлангычы белән республика конкурсында катнашкан җәмәгать оешмаларына ел саен Татарстан Президенты грантлары бирелә.

– Республикада коммерциячел булмаган 5662 оешма теркәлгән, шуларның 1929ы җәмәгать оешмасы, 1874е – дини оешмалар. Социаль юнәлешле эшчәнлек белән 217 оешма шөгыльләнә. Алар гражданнарга социаль ярдәм, хәйриячелек, мәдәни-агарту, физкультура һәм спорт, хәрби-патриотик тәрбия, милләтара һәм динара хезмәттәшлек, милли телләрне һәм гореф-гадәтләрне үстерү юнәлешләрендә эшлиләр. Республикада 263 мең 126 кеше җәмәгать оешмаларында әгъза булып тора, – диде Анатолий Фомин.

Президент күрсәтмәсе нигезендә, республикадагы законнар һәм карарлар проектлары Иҗтимагый палата тарафыннан да экспертиза-өйрәнү уза. Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин да үзенең чыгышында Дәүләт Советы белән Иҗтимагый палатаның социаль мәсьәләләрне чишүдәге, җәмәгать оешмалары эшчәнлеген үстерүдәге хезмәттәшлегенә әһәмият бирде.

– Өлешле торак төзелешендә катнашучыларның хокукларын яклау максатында, ведомствоара комиссия булдырылды. Татарстан Президенты кушуы буенча оештырылды комиссиянең монысы да. Казанда инде ике ел дәвамында төзелеше туктап калган “Три богатыря” өлешле торак төзелеше хуҗалары белән сөйләшүләр үткәрелде. Нәтиҗәдә четерекле мәсьәләнең чишелеше табылды. Әлеге торак йортны быелның апреленә тәмамлап бетерү ниятләнелә, – диде Анатолий Фомин.

Иҗтимагый палата әгъзасы, “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык тармагында җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” башкарма директоры Дмитрий Романов торак милекчеләренең хокукларын яклау максатында, җәмәгать торак инспекторлары туплануын хәбәр итте. Үзәкнең “кайнар элемтә” телефоны: 8 (843) 236-29-97. Дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә хәбәрләшергә мөмкин.

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев илебезгә карата санкцияләрнең дәвам итүенә ишарә ясап, Иҗтимагый палатадан республиканың кече һәм урта предприятиеләренә дә ярдәм күрсәтүне сорады.

“Гаилә канаты астында” (“Под крылом семьи”) җәмәгать оешмасы җитәкчесе Изольда Чуйкова хәбәр иткәнчә, быел да республикада “Әтиләр парады” (“Парад отцов”) уздырыла. Әлеге мәдәни чара гаиләләрне ныгытуга, гаиләдә ата дәрәҗәсен үстерүгә юнәлтелгән.
 Анатолий Фомин быелның 18 мартында булачак Россия Федерациясе Президентын сайлауларда Иҗтимагый палатаның сайлауларга күзәтүче сыйфатында катнашачагын искәртте, ил өчен җитди вакыйга булган сайлауларда актив тавыш бирергә чакырды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading