16+

Андрей Кузьмин «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры итеп билгеләнде

Бүген Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Андрей Кузьмин «Татмедиа» АҖ генераль директоры итеп билгеләнде.

Бүген Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең элеккеге җитәкчесе Андрей Кузьмин «Татмедиа» АҖ генераль директоры итеп билгеләнде.

Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан журналистлар белән традицион очрашуда белдерде.

Белешмә өчен: Андрей Кузьмин 1969 елның 28 июнендә Казанда туган. Санкт-Петербургның "Төньяк-Көнбатыш дәүләт хезмәте академиясе" югары һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесен тәмамлаган.

1995-2004 елларда - "Эфир" телекомпаниясенең төбәк элемтәләре буенча яңалыклар хезмәте хәбәрчесе, мөхәррире, директор урынбасары, "Республика" программасы буенча телевизион хезмәт директоры урынбасары;

2004-2005 елларда - "ПаркСтройИнвест" генераль директоры;

2005-2006 елларда - ТР мәдәният министры урынбасары;

2006-2010 елларда - ТР Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте җитәкчесе;

2010 елның мартыннан - ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе.

Искәртеп үтик: 2013 елдан «Татмедиа» АҖен Фәрит Шаһиәхмәтов җитәкләгән иде, бүген ул «Татспиртпром» АҖ техник директоры итеп билгеләнде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading