16+

Артистлар түрәләрне яратмый, яки ни өчен түрәләр командасы "ТурнирМикрофон" бәйгесенә эләкмәгән?

Татар җырчылары командасы йолдызлы составта чыгыш ясаячак. Команда капитаны — Филүс Каһиров.

Артистлар түрәләрне яратмый, яки ни өчен түрәләр командасы "ТурнирМикрофон" бәйгесенә эләкмәгән?

Татар җырчылары командасы йолдызлы составта чыгыш ясаячак. Команда капитаны — Филүс Каһиров.

31 гыйнвар көнне «Ак Барс» көрәш сараенда татар иҗатчылары арасында «ТурнирМикрофон» футбол турниры үткәрелә. Турнирның быелгы яңалыгы — татар гармунчылары һәм Министрлар Кабинеты командаларының чыгышы. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә чараны оештыручы Фәнил Вакказов хәбәр итте.

«ТурнирМикрофон» турниры быел бишенче кат үткәрелә. Быел турнирда сигез команда катнашырга теләк белдергән. Алар — татар җырчылары, «Салават» җыр театры, «Татар радиосы», «Болгар радиосы», алып баручылар, татар журналистлары һәм гармунчылар командасы.

«Турнирның быелгы яңалыгы булып, безгә татар гармунчылар, баянчылары командасы килеп кушылды. Әлеге командада Айнур Моратов, Булат Шәрипов, Булат Хисмәтов кебек гармунчылар уйнаячак», — дип сөйләде Фәнил Вакказов.

Сигезенче команда буларак әлегә Министрлар Кабинеты командасы билгеләнгән. «Быел Министрлар Кабинеты командасы катнашырга теләде. Без „бу иҗат вәкилләре турниры шул“ дип каршы килдек. Тик аларга турнирның җыелма командасы белән күрсәтмә матч уйнарга тәкъдим иттек. Хәзер аларның җавабын көтәбез», — диде Фәнил Вакказов.

Татар җырчылары командасы йолдызлы составта чыгыш ясаячак. Команда капитаны — Филүс Каһиров. Шулай ук, Раяз Фасыйхов, Булат Нигъмәтуллин, Фәрит Низамиев, Илнар Ялалов, Игорь Дмитриев, Инсаф Бәдретдинов кебек җырчыларның уенын да күрергә була.

«ТурнирМикрофон» 31 гыйнвар көнне «Ак Барс» көрәш сараенда иртәнге тугызда башланачак. Чара кичке дүрткә кадәр барыр дип көтелә. Турнирга керү ирекле. Тик битлек режимын үтәү шарт.

«Без татар сәнгатен, татар дөньясын, спортны яраткан кешеләрне гаиләләре белән көтеп калабыз», — диде Фәнил Вакказов.

Энҗе Габдуллина, Татар-информ

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading