16+

Асаф Вәлиев рэп җырлый башлаган?!

Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев рэп стилендә җырлый башлаган. Кичә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Лидия Әхмәтованың юбилей концертында "Эх сез матур кызлар" җырын яңача башкаруын Асаф Вәлиев "Татар-информ" хәбәрчесенә "Мин җырга рэп элементларын кертәм", - дип аңлаткан.

Асаф Вәлиев яңа концерт программасы әзерли башлавын, анда иске җырларын да яңача җырлаячагын әйтте. Концерт программасы 2018 елның язына әзерләнеп бетәчәк. Асаф Вәлиев яңа программа белән татар дөньясы буйлап турнега җыена, Казанда да концерты булачак.

Яңа программа артистның юбилейларына бәйле түгел.

Искәртеп үтәбез, кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында Татарстан джаз оркестры директоры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, профессор Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсе үтте. Кичә кунаклары арасында Асаф Вәлиев тә бар иде. Лидия Әхмәтова да, Асаф Вәлиев тә татар эстрадасында үткән гасырның туксанынчы елларында танылган артистлар. Лидия Әхмәтовага "Алтын балык" җыры танылу китерсә, Асаф Вәлиевне "Эх сез матур кызлар җыры" танытты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading