16+

Аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов Рөстәм Миңнехановның әнисенең коймагын яратып ашаган

27-28 февраль көннәрендә «Казан» ипподромында, атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышлап, халыкара кулинария бәйгесе узачак. Анда аш-су пешерүчеләр милли ризыкларны әзерләү буенча һөнәри осталыкта ярышачак. Бәйгене Казан һәм Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Казан мэриясе оештыра.

Аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов Рөстәм Миңнехановның әнисенең коймагын яратып ашаган

27-28 февраль көннәрендә «Казан» ипподромында, атаклы аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышлап, халыкара кулинария бәйгесе узачак. Анда аш-су пешерүчеләр милли ризыкларны әзерләү буенча һөнәри осталыкта ярышачак. Бәйгене Казан һәм Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Казан мэриясе оештыра.

Бүгенге чорда татар милли аш-суның сыйфатын күтәрү, аларны популярлаштыру, әзерләү осталыгына караган идеяләрне киң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан оештырылган чарада республика аш-су осталары гына түгел, Кыргызстан, Казахстан, Таҗикстаннан килгән татар диаспоралары вәкилләре дә көч сынашачак. Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясенең идарә рәисе Зөфәр Гаязов сүзләренчә, милли кулинария бәйгесе 2007 елдан бирле үткәрелеп килә. Ә быелгысы аның үзенчәлекле булачак, анда чит республикалардан килүчеләр дә катнашачак.


(Фото: intertat.ru)

- Конкурс программасы бай булачак. Анда мастер-класслар да оештырыла, җыр-биюләр дә булачак. Конкурсантлар бик җитди әзерләнә, читтән килүчеләр үзләренең җанатарлары белән килергә теләк белдерде. Шунда ук һөнәрчелек үрнәкләрен дә күреп булачак. Чарага республика халкын, туристларны да чакырабыз, күңелле булырга охшаган. Кияү пилмәннәрен, ничек итеп кулдан токмач кискәннәрен күреп, талкыш кәләвә ясау серләре белән дә танышып китәрсез, - дип сөйләде ул матбугат очрашуында.

Аның әйтүенчә, туризм өлкәсендә зур алга китешләр сизелә, димәк, Юныс Әхмәтҗановның традициясен дәвам итеп, милли кухняны бөтен дөньяга танытырга, шуның белән туристларны җәлеп итәргә кирәк. Аның сүзен Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова да хуплады.

- Әлеге чараны үстереп, киләчәктә аның билгеле бер көнен булдырып, вакыйга туризмы итеп күрсәтергәдер, бәлки, - диде ул.

В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова да туризмның үсеше кайбер һөнәрләрнең популярлашуына, шул исәптән пешекче булырга теләүчеләрнең саны артуын билгеләп үтте. Пешекче һөнәренә кимсетеп карарга кирәкми, бу бик җаваплы һөнәр. Юныс Әхмәтҗанов та бит: «Пешекче ул - артист та, табиб та, кеше сәламәтлеге аның осталыгыннан да тора», - дип әйтә торган булган, - диде Асия Тимирясова.

Татарстанның халык шагыйре, «Татар гаиләсе» бөтенроссия иҗтимагый фонды рәисе Роберт Миңнуллин үзенең чыгышында Юныс Әхмәтҗановның татар ашларын популярлаштыруда иң күп көч куйган шәхес булуын ассызыклап үтте.

- Халыктан күтәрелгән ике бөек кешене беләм мин, аның берсе Әсгать Галимҗанов, икенчесе - Юныс Әхмәтҗанов. Юныс абый генерал да, министр да, популяр җырчы да түгел, гап-гади бер аш-су остасы иде, шуның белән танылды да. Бөтен гомерен татар кухнясына багышлаган кеше ул. Үз өлкәсендә Юныс абыйны халык академигы дип тә әйтергә була. Татар ашларын тәртипкә китереп, китап итеп бастырып, аны халыкка җиткерде. 70-80 елларда ул Казанда иң билгеле кеше булды. Кайсы гына газетаны ачсаң да, аның турындагы мәкаләне күреп була иде. Казанга зур кунаклар килә калса, ризыкларны аш-су остасы йөзне кызартмаслык итеп әзерли белде. Кызганыч, 90 елларда без аның турында онытып тордык. Киләчәктә аның исемен берәр урамга биреп, бюстын да ясатып куярга иде. Без аны онытмаска тиешбез. Әлеге уңайдан мин ике телдә «Тәмле ашлар җырчысы: Юныс Әхмәтҗанов» дигән китап чыгардым, - диде ул.

Сүз барышында Роберт Миңнуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Юныс Әхмәтҗанов белән якыннан таныш булуын да әйтеп үтте.

- Рөстәм Нургалиевич табынга, ризыкка, гомумән, кунакчыллыкка битараф кеше түгел. Аның белән үземнең дә бер табын артында утырганым бар, ризыкка мөнәсәбәтен яхшы беләм. Әмма мине бер кечкенә генә факт тетрәндерде: ул Юныс абый белән таныш икән. Юныс абый белән аның әтисе Нургали абый дуслар булган. Юныс абый аларда еш кунак булган. Ул алдан ук шалтыратып, сезгә кунакка киләм, дия торган булган, Вәсига апа коймак пешереп торган. Юныс абый һәрвакыт, мин бик күп тәмле әйберләр пешерә беләм, әмма синең коймагың кебекне пешерә алганым юк әле, дип әйтә торган булган, - дип сөйләде Роберт Миңнуллин.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading