16+

Ашыгыч хезмәтләрдән файдалану өчен бердәм телефон эшли башлады

Татарстанда 2013 елда кичектергесез ашыгыч хезмәтләрдән файдалану өчен бердәм «112» телефоны эшли башлады.

Татарстанда 2013 елда кичектергесез ашыгыч хезмәтләрдән файдалану өчен бердәм «112» телефоны эшли башлады.

- Россиянең бөтен территориясендә шушы «112» саны кулланыла. Татарстанда «112 хезмәте» дәүләт бюджет учреждениесе илдә беренчеләрдән булып оештырылды һәм эшләтеп җибәрелде.

Хәбәрләрне Казан белән Чаллы шәһәрләрендәге үзәкләр кабул итә. Ике үзәкне бер үк мәгълүмат яссылыгы берләштерә, Казанга яки Чаллыга эләктемме икән, дип борчылырга кирәкми. Россиянең ерак төбәкләреннән хәбәрләр дә Казанга килеп эләгә, шуңа да карамастан, мәгълүмат секундлар эчендә урынга җибәрелә, - дип аңлатты Татарстан республикасының гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.
Баштагы чорда кешеләр «Сыерым көтүдән кайтмады», «Фатирда салкын» дигән сыманрак сораулар да бирә торган булганнар.
- Янгын чыккан, су баса башлаган, юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, җинаятьчеләр һөҗүм иткән, адашкан һәм башка төрле бәла-казалар очракларында «112» номерын җыярга кирәк, - дип искәртте Олег Степущенко.

Аның әйтүенчә, төнлә юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан, урманда адашкан кешеләр үзләренең кайда булуларын аңлата алмыйлар икән. Бәла-каза вакытында кеше югалып кала. Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, «112» хезмәте дәүләт бюджет учреждениесе шалтыраткан кешенең урынын ачыклау буенча проектны гамәлгә ашыра. Сынау-тәҗрибәдә МТС, Мегафон, «ВымпелКом» (Билайн), ТМТ, Таттелеком, Ростелеком һәм Дом.ру элемтә операторлары катнаша. Әлеге операторларның абонентлары «112» хезмәтенә шалтыратса, урын-координатлары экранда «нокта» булып чагыла. «ЭРА-ГЛОНАСС» операторы белән дә хезмәттәшлек килешүе кабул ителгән.

Татарстанда «112» хезмәте милләтара һәм динара низаглы хәлләргә бәйле хәбәрләрне дә кабул итә. Быелның тугыз аенда мондый эчтәлектәге 125 хәбәр кергән.

Стационар, ягъни элемтә чыбыгы белән тоташкан телефоннардан шалтыратканда: 01 - янгын сүндерү, 02 - полиция, 03 - ашыгыч медицина ярдәме, 04 - газ хезмәте. Кәрәзле телефоннан шалтыратканда, әлеге хезмәтләрнең һәркайсының телефоннарын «1» саны белән башларга кирәк. Мәсәлән, 101 - янгын сүндерү хезмәте.

- Кәрәзле телефон тотмаганда да, акчасы беткән очракта да «112» хезмәтенә шалтыратып була. Кеше, буталып, Американың «911» коткару хезмәте санын җыйган очракта да, программа аны безнең «112» хезмәтенә тоташтыра, - диде Олег Степущенко.
Республиканың «112» хезмәтендә SMS хәбәрләрне кабул итеп алу буенча да әзерлек чаралары башкарыла.

Тәүлек саен республикадагы «112» хезмәтенә 5,5 мең хәбәр керә. «112» хезмәтенең операторлар бүлеге мөдире Ольга Лозавая әйтүенчә, операторлар рус, татар һәм инглиз телләрендә хезмәт күрсәтә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading