16+

"Ашыгыч ярдәм" машинасын үткәреп җибәрмәүчеләргә җәза катгыйлана

Россиядә «Ашыгыч ярдәм» машинасын үткәреп җибәрмәгән очракта җәзаны катгыйландыру турында закон проекты әзерләнгән. Закон кабул ителгән очракта, бу - исерек килеш рульгә утыруга тиңләнәчәк. Әлеге хакта Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде, дип яза «ТАСС».

Скворцова сүзләренчә, әлеге закон проекты белән җәзаны катгыйландыру, машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү, шулай ук штрафның күләмен зурайту тәкъдим ителә. «Бу чынбарлыкта машина йөртү таныклыгыннан 1-1,5 елга кадәр мәхрүм итүгә китерәчәк», - ди ул.
Сәламәтлек саклау министрлыгы исә штрафның күләмен 30 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим итә.
- Бу чара бөтенесен дә акылга утыртыр дип өметләнәбез. «Ашыгыч ярдәм» машинасын уздырмау турында күп сөйләнелә. Әмма бу хәзер генә килеп чыккан хәл түгел, - дип тә өстәгән Скворцова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading