16+

“Ашыгыч ярдәм” йөртүчесе ялган аракы саткан

Казанда ялган алкоголь продукциясе ясаучы һәм сатучы 47 яшьлек ир кулга алынды, дип хәбәр итә "Татспиртпром" оешмасы матбугат хезмәте.

Казанда ялган алкоголь продукциясе ясаучы һәм сатучы 47 яшьлек ир кулга алынды, дип хәбәр итә "Татспиртпром" оешмасы матбугат хезмәте.

Ир кеше аракыны сатып алучыларга үзе эшләгән "Ашыгыч ярдәм" (Бехтерев исемендәге республика психиатрия хастаханәсенә беркетелгән) машинасы белән илтә торган була. Республика бәйсез экспертиза үзәгендә әлеге исерткеч эчемлекләрне тикшереп, кеше сәламәтлеге өчен зур куркыныч тудыра, дигән нәтиҗә чыгарыла.

Ялган аракы сатучының Арбузов урамындагы шәхси гаражын да тикшергәннәр. Анда 80 савыт спиртлы эчемлек, 400 литр ялган спирт, шулай ук аракы җитештерә һәм агыза торган җиһазлар табылган. Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе әлеге иргә карата җинаять эше ачкан.

Түбән Камада исә 42 яшьлек Ришат Хәкимов затлы аракы дип, шулай ук ялган аракы сата торган була. 2015 елның язында ул социаль челтәрләрнең берсендә затлы алкогольнең арзан бәядән сатуы турында реклама чыгара. Сатып алырга теләүчеләргә ул, үз номерын җибәреп, очрашу урынын билгеләгән. 2015 елның 14 маенда Хәкимовның эзенә төшеп, фатирында 36 шешә спиртлы эчемлеккә тап булалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading