16+

Астыртын гамәлләрнең гаугасы зур була

Татарстанда хакимият органнарында монополиягә каршы законнарны бозу очраклары сизелерлек кими башлаган.

Татарстанда хакимият органнарында монополиягә каршы законнарны бозу очраклары сизелерлек кими башлаган.

- Хакимият органнарында һәм җирле үзидарәләрдә 2015 елда 225 очрак теркәлгән иде, узган ел алар 62 генә булды, - диде Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рузалин Хәбибуллин «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Ләкин, хакимият органнары хезмәткәрләре монополиягә каршы законны төгәл үтәүгә керешкәннәр, дигән сүз түгел әле бу. Көндәшлеккә юл куймау, аукционнарны дөрес үткәрмәү, җир мөнәсәбәтләренә һәм хезмәт күрсәтүләргә кагылышлы хаталары өчен Чаллы шәһәре үзидарә органнарына - 48, Казанга - 36, Югары Ослан муниципаль районына - 34, Биектау муниципаль районына - 25 һәм Питрәч муниципаль районына 21 кисәтү бирелгән.

- Узган ел монополиягә каршы законнарны бозганнары өчен 197 җитәкчегә һәм юридик затка административ эш кузгатылды. Аларга 6 936 мең сум штраф салынды. Монополиягә каршы законнарны бозганнары өчен юридик затлар гомуми исәптә 9 981 400 сум штрафка тартылды. Шуның 1 388 363,3 сумы инде түләттерелде, - диде Рузалин Хәбибуллин.

Тукай, Биектау, Югары Ослан муниципаль районнары җылылык һәм су белән тәэмин итү корылмаларын тапшыруда закон таләпләрен төгәл үтәмәгән. Питрәч, Кайбыч, Югары Ослан, Спас муниципаль районнарында реклама корылмаларын урнаштыру схемасы расланмаган. Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, Югары Ослан һәм Алабуга муниципаль районнарында, көндәшлек мөмкинлеге булуга карамастан, муниципаль унитар предприятие оештырганнар.

Аукцион үткәрү тәртибенә, аның нә­тиҗәләренә ризасызлык белдерелгән 861 гариза кергән. Шуларның 80 процентында законнарны бозу факты ачыкланган.

- Аукционнарда, гадәттә, документлаштыруда хаталар күзәтелә, беркетмәләр тиешле срокта игълан ителми, - дип аңлатты Рузалин Хәбибуллин. - Җир ки­шәрлекләре сатуда закон бозулар еш очрый. Җир кишәрлеге сатылу турында районнардагы рус һәм татар телләрендәге газеталарның икесендә дә алдан ук хәбәр ителергә тиеш.

Кайбер иминият компанияләрендә автогражданлык җаваплылыгы полисындагы графага автокурсларны яңа тәмамлаган яки транспорт чарасын идарә итү стажы берничә ел гына булган кешене өстәп язудан баш тарталар икән. Димәк, ОСАГО полисында фамилияң язылмаса, син транспорт чарасын идарә итә алмыйсың. Рузалин Хәбибуллин: «Иминият компанияләре баш тартырга тиеш түгел, бу - законны бозу», - дип әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading