16+

Аучы, балыкчылар хисап тотты

Хайваннар дөньясы объект­ларын саклау һәм алардан файдалану идарәсенең еллык коллегиясендә сүз кыр­гый хайваннарны саклау һәм, әлбәттә, аулау турында да барды.

Хайваннар дөньясы объект­ларын саклау һәм алардан файдалану идарәсенең еллык коллегиясендә сүз кыр­гый хайваннарны саклау һәм, әлбәттә, аулау турында да барды.

Татарстанның 6309,4 мең гектар мәйданында аучылык итәргә мөмкин. Шуның 1164 мең гектарына - урманнар, 518,7 мең гектарына сулык­лар, сазлыклар туры килә. Республикада барлыгы 95 аучылык хуҗалыгы бар, 48,3 мең кешегә аучылык билеты бирелгән. Корылган мылтык кайчан да булса ата, дигән борынгылар. Билет алган барлык кешеләрне корал тоттырып бер рәткә тезеп куюны күз алдына китергәч, бераз куркыныч та булып китте. Болар бар да ауга йөри башласа, бер җәнлек тә калмас. Беренче карашка шулай кебек тоелса да, республикадагы һәр поши, куян, төлке, кабан дуңгызы исәптә һәм аучылык итәргә рөхсәт тә барысын исәп­ләп, бизмәнгә салып караганнан соң гына бирелә. Мәсәлән, бүгенге көндә аучылар кышкы маршрут хисаплавы тәмамлыйлар. Хайваннарның кардагы аяк эзләрен теркәп, аучылар Татарстан Республикасы территориясендә аларның төрлелеген һәм фаунаның биотопик бүленешен ачыкларга булышалар. Чыгарылган мәгълүматлар, үз чиратында, һәрбер төр хайван белән эшләргә нигез булып торачак. Киләчәктә браконьерларга да көн бетәчәк, законсыз ауда кулланылган барлык техника кулга алыначак.

- Хәзерге вакытта да арест законлы, әмма башка яктан караганда, ул фиктив булып чыга, чөнки тартып алынган корал шунда ук аның иясенә саклауга тапшырыла. Хәзер мин мәсьәләне башкача куйдым һәм күп кенә район башлык­лары «тартып алынган транспортны районнарда саклау мөмкинлеге бар» дип раслады. Коры җирдә булсынмы ул, судамы - транспорт чарасы тартып алынырга һәм, хөкем карары чыгарылганчы, административ арестта булыр­га тиеш. Аннан соң суд карары буенча конфискация­ләнә яки иясенә кире кайтарыла. Транспорт чараларын ияләренә кире сак­лауга тапшыру дөрес түгел. Тартып алырга кирәк, шул чакта нәтиҗәсе уңай булачак, - диде премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев.

Бу балык инспекциясе аучылардан тартып алынган көймә, катер һәм башка төр транспортка кагыла. Алар арасында коры җирдә браконьерлар кулланган трактордан алып мотоциклга кадәр бар.
Васил Шәйхразиев балык инспекциясе һәм ау идарәсе җитәкчелегенә 10 мартка кадәр махсус саклау урыны һәм аларны урнаш­тыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирде. Аның фикеренчә, транспортны арестка алу законсыз аучыларны тизрәк штрафларын түләүгә һәм табигатькә китергән зыянны кап­лауга этәрәчәк.
Коллегия кысаларында 1-5 мартка хәтле «Балыкчы. Аучы» дип аталган XI махсус күргәзмә дә эшли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading