16+

Һава торышы начарлану сәбәпле, ерак юлга чыгуны кичектереп тору киңәш ителә

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Татарстанда яшәүчеләрне 10 февральгә кадәр һава торышы начарлану сәбәпле, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кисәтә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Татарстанда яшәүчеләрне 10 февральгә кадәр һава торышы начарлану сәбәпле, куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотарга кисәтә.

Бу көннәрдә температура климат нормасыннан 7-12 градуска түбән төшүе бар. Бу уңайдан республикада ике мобиль җылыну пункты да урнаштырылды. Аның берсе Казан - Оренбург трассасының 250 нче чакрымында Әлмәт районында, икенчесе М7 трассасының 1006 нчы чакрымында Алабуга районында куелган. Юлларда бозлавык, буран булуы ихтимал. Шуңа да ерак юлга чыгуны кичектереп торырга киңәш ителә.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading