16+

Авиатөзелеш районында тешне кайда дәваларга?

Исемен әйтергә теләмәгән бер укучыбыз редакциягә: «Авиатөзелеш районында балалар өчен теш дәвалау үзәге юк», - дип мөрәҗәгать итте. Инвалид бала тәрбияли икән. «Түләүле клиникалар бар-барын. Анда бәяләр бик кыйммәт. Бер тешне ямату ике мең сум тирәсе тора. Авыру балага дарулар өчен болай да акча шактый тотыла. Шуңа да тешне бушлай...

Исемен әйтергә теләмәгән бер укучыбыз редакциягә: «Авиатөзелеш районында балалар өчен теш дәвалау үзәге юк», - дип мөрәҗәгать итте. Инвалид бала тәрбияли икән. «Түләүле клиникалар бар-барын. Анда бәяләр бик кыйммәт. Бер тешне ямату ике мең сум тирәсе тора. Авыру балага дарулар өчен болай да акча шактый тотыла. Шуңа да тешне бушлай...

Авиатөзелеш районында балалар өчен стоматология үзәге ачып булмыймы икән?» - дип сорады укучыбыз.
Авиатөзелеш районындагы консультатив диагностика үзәгендә теш табибларына иминият полисы буенча бушлай кабул итмиләр, дип редакциягә шалтыратучылар моңа кадәр дә бар иде. Ахырдан ачыкланганча, бу хәл Татарстанның Территориаль мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фонды республика Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, кайбер шәхси стоматология клиникаларында дәүләт заказын киметү белән бәйле булган.

Редакциягә килгән мөрәҗәгать буенча, клиника белән элемтәгә кердек. Аларда бушлай дәвалану мөмкинлеге кабат булдырылган.
- Безнең клиникада «Татарстан территориясендә яшәүче Россия гражданнарына бушлай медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программасы» нигезендә иминиятләштерү полисы белән бушлай хезмәтләрдән дә файдаланырга була. Әйе, берара бездә түләүсез хезмәтләр бетерелгән иде, апрель аеннан клиентларны яңадан бушлай кабул итә башладык, - дип аңлаттылар Консультатив диагностика үзәгендә.

Бер яктан, бу хәбәр сөенечле, ниһаять, Авиатөзелеш районындагы балаларга бушлай теш дәвалау мөмкинлеге туган. Икенче яктан, буш хезмәтләр җитәрлек күләмдә каралмаган. Табибка эләгүе - бер бәла. Әлеге дә баягы - талон системасы. Ул иртәнге сәгать сигезенче яртыдан бирелә башлый. Саны чикләнгән. Көненә бары 2-3 талон. Хастаханә иртәнге сигезенче яртыдан эшли башласа да, гадәттә, үзәкнең ишекләре ачылганчы ук су буе чират җыела, дип зарлана халык. Дөрес, табибка дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга мөмкин. Әмма анда да барлыгы биш талон гына каралган. Язылу ачылганны көтеп тә, секундында тиешле төймәгә басып өлгермәсәң, талонсыз калуың ихтимал.

Бу мәсьәләгә карата Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин үз аңлатмасын бирде:

- Авиатөзелеш районында балалар өчен стоматология бинасы булдыру мәсьәләсе берничә тапкыр күтәрелде. Әмма таләпләргә җавап бирерлек, туры килерлек бина табылмады. Шуңа да районда аерым стоматология клиникасы төзеп булмый. Тик бу Авиатөзелеш районында яшәүче балалар бушлай медицина ярдәме алмаячак дигән сүз түгел. Теш дәвалау өчен Республика стоматология үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, анда баруы уңайлы, Авиатөзелеш районыннан метро йөреп тора, ул якларда яшәүчеләргә Юго-Западная урамындагы 1нче балалар стоматология сырхауханәсе тагын да якынрак, шунда мөрәҗәгать итәргә була. Моннан тыш шәхси клиникалар белән сөйләшүләр бара. Татарстан территориясендә яшәүче Россия гражданнарына бушлай медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программасы нигезендә, иминиятләштерү полисы белән бушлай хезмәтләрдән файдаланып булачак. Еш кына авыру бала белән иртә таңнан талон алырга баруы җиңел түгел, шуңа да табибка дәүләт электрон хезмәтләре порталы, телефон аша да язылырга мөмкин. Әлегә шәһәр сырхауханәләрендә табибка телефон аша язылуда кайбер кыенлыклар бар, тиздән бу мәсьәләне җайга салырга тырышачакбыз, - диде министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading