16+

Автобус 23 яшьлек кызны бәрдереп үтергән

Казан үзәгендә автобус 23 яшьлек кызны бәрдергән, кыз шунда ук вафат булган.

Казан үзәгендә автобус 23 яшьлек кызны бәрдергән, кыз шунда ук вафат булган.

Мәрхүмә Марта Бурганова тумышы белән Венгриядән.  
Кичә кичке сигездә 23 яшьлек кыз Островский урамыннан хәрәкәт итүче 31 нче автобус тәгәрмәче астында калган, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсенең Казан бүлеге матбугат хезмәте. Әлеге хәлне күрүче шаһитләр каза урынында төшерелгән видеоны социаль челтәрләрдә урнаштырганнар.

Автобус ПАТП-2 предприятиесенә карый икән. Рульдә 21 яшьлек Азат Вафин булган, аның машина йөртү стажы өч кенә ел. Дүрт тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган булган.

Беренчел мәгьлүматларга караганда, автобус җәяүлеләр юлыннан баручы кызга юл бирмәгән.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading