16+

Автобус маршрутларына үзгәреш керт

Россиядә «Народные маршруты» интернет проекты старт алды. Әлеге башлангыч Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Владимир шәһәрләрендә яклау тапкан. Бу чарага Казан да кушылды.

Россиядә «Народные маршруты» интернет проекты старт алды. Әлеге башлангыч Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Владимир шәһәрләрендә яклау тапкан. Бу чарага Казан да кушылды.


Һәр кеше башкалада җәмәгать транспорты эшчәнлеген камилләштерүгә карата тәкъдимнәрен әйтергә мөмкин. Моның өчен wikiroutes. info челтәрендә теркәлеп, «Добавить новую идею» яки «Предложить идею» һәм «Выбрать город» төймәсенә басасың да тәкъдимеңне язасың. Тәкъдимнәр шул рәвешле туплана. Шулай ук инде алданрак җиткерелгән, үзеңнең фикереңә аваздаш булган тәкъдимне куәтләп тавыш бирергә, башка тәкъдимнәргә мөнәсәбәтеңне белдерергә мөмкин.

Иң кулай һәм иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр шәһәр башкарма комитетында өйрәнеләчәк.
Казанга җәмәгать транспорты схемасын Санкт-Петербург белгечләре әзерләп биргән иде. Казанлыларда канәгатьсезлек барыбер дә калды әле. Мәсәлән, 69 һәм 69а автобус маршрутларының юкка чыгуына Мирный бистәсендә яшәүчеләр риза түгел. Әлеге маршрутлар алар өчен бик кулай булган.

Шулай ук 43 нче һәм 54 нче маршрутларда автобуслар санының аз булуы да борчый халыкны. Бу маршрутларда иртә-кич автобусларга уза алмыйсың, халык «тәпәндәге балыкка» әйләнеп беткән була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading