16+

Автобуслар төнлә йөрмәячәк

2 июль көнне Зәй юлында булган котычкыч фаҗигадән соң, Татарстанда муниципальара маршрут буенча йөри торган автобуслар хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чаралар күрелде, дип хәбәр итә Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

«Татар информ» язганча: «куркынычсызлык чаралары инде күптән күрелә башлады. Барлык автобусларда ГЛОНАСС системасы урнаштырылды. Автобусларның хәрәкәтен күзәтә торган диспетчер үзәге эшли. Әгәр мәсәлән, шофер тизлекне арттыра икән, диспетчер аңа бу хакта шалтыратып кисәтү ясый. Шәһәрара рейсларга икешәр автобус йөртүче чыга. Барлык шоферлар да куркынычсызлык буенча инструктаж, тикшерүләр уза», -дип сөйләгәннәр министрлыкта.
Муниципальара маршрутлар бары сәгать 23.00гә кадәр генә йөриячәк. Төнге рейслар булмаячак, дип тә ассызыклаганнар Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading