16+

Автоинспектор картайса да, һаман автоинспектор

Чәчләренә чал кергән полковник Ринат ага Камалов, отставкада булса да, күңелендә һаман автоинспектор. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозганнарны «әрләп» тә ала. Аның моңа хакы бар.

Чәчләренә чал кергән полковник Ринат ага Камалов, отставкада булса да, күңелендә һаман автоинспектор. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозганнарны «әрләп» тә ала. Аның моңа хакы бар.

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдерахманов белән Татарстанның дәүләт автоинспекциясе ветераннары советы рәисе Иван Гафуров 1982-1990 елларда ТАССРның Эчке эшләр министрлыгы ДАИ бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Ринат Хәйдәр улының хәл-әхвәлен белешеп кайттылар.
Ринат Камалов 1967 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын, ә 1990 елда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы академиясен тәмамлаган. ТАССРның атказанган автотранспорт хезмәткәре, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре исемнәренә лаек булган. Ул җитәкчелек иткән чорда дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләре эшчәнлегендә электрон хисаплау машиналары (ЭВМ) кулланыла башлаган. Автомобильләрне куеп калдыру өчен түләүле тәүге мәйданчыклар оештырылган. автомобильләрне куып алып китүләрне һәм урлашуларны бу бик нык киметкән. Милициянең 12 яңа кизү тору посты ачылган.
ЮХИДИ идарәсенең бүгенге җитәкчелеге хуплап әйткәнчә, нәкъ менә Ринат Камалов юл хәрәкәте иминлеген ныгытуга массакүләм мәгълүмат чараларын, җәмәгатьчелекне җәлеп иткән. Яхшы башлангыч хәзер дә дәвам итә.
Казанда 1986 елда Ринат Камалов җитәкчелегендә юл хәрәкәте яшь инспекторларының «Имин тәгәрмәч» Бөтенсоюз конкурсының финал бәйгесе үткәрелгән. Анда ТАССР командасы җиңү яулаган. Шушы вакыйга республикада юл хәрәкәте яшь инспекторлары (ЮИД) эшчәнлегенең киң таралуына этәргән. Бүген һәр мәктәптә диярлек ЮИД түгәрәкләре эшли. Татарстанның юл хәрәкәте яшь инспекторлары командасы Ульяновск шәһәрендә узган «Имин тәгәрмәч» Бөтенроссия конкурсында беренче урынны яулап кайтты. Безнекеләр тиздән Албаниядә Россия исеменнән чыгыш ясаячак.
Ветераннарга игътибар күрсәтүләре өчен, Ринат ага Камалов ЮХИДИ җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Авырып торуына карамастан, уй-күңеле һаман юлда аның.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading