16+

«Автомат-сатучы» товар бирмәсә нишләргә?

Сәүдә үзәгенә куелган автомат-сатучы аша товар алырга уйладык. Ләкин акчаны түләсәк тә, ул безгә товарны бирмәде. Бу очракта нишләргә була? Автомат белән сөйләшеп булмый бит. Фәйрүзә Зарипова, Казан. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, сәүдә автоматлары - түләүләрне, сатып алуларны махсус техник җиһазлар ярдәмендә башкарган, вак товарлар...

Сәүдә үзәгенә куелган автомат-сатучы аша товар алырга уйладык. Ләкин акчаны түләсәк тә, ул безгә товарны бирмәде. Бу очракта нишләргә була? Автомат белән сөйләшеп булмый бит.

Фәйрүзә Зарипова, Казан.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль бүлеге хезмәткәрләре аңлатуынча, сәүдә автоматлары - түләүләрне, сатып алуларны махсус техник җиһазлар ярдәмендә башкарган, вак товарлар белән сату итә торган җайланма. Аның ярдәмендә чәй, кофе, сөт, газлы сулар, шәхи гигиена әйберләре, башка вак-төяк сатып алырга мөмкин. Бу вакытта сатучы кирәк түгел.

Әгәр дә акча түләп тә, товар бирелмәгән икән, бар төймәләргә дә берьюлы күп тапкырлар басудан мәгънә юк. Иң яхшысы - әлеге җайланма беркетелгән сәүдә үзәге кибетчеләренә мөрәҗәгать итү. Бу очракта ике генә юл бар: йә товарны бирүне сорыйсыз, йә түләгән акчаларыгызны кайтаруны таләп итәсез.

Автомат аша товар алганда сатып-алу килешүе төзелми, барысы да телдән эшләнә, шуңа да товар өчен акча түләгәнегезне, үзегезне хаклы булуыгызны төрле юллар белән дәлилләргә туры киләчәк. Шаһитлар тапсагыз да яхшы. Әгәр «автомат-сатучы» бернинди сәүдә үзәгенә дә беркетелмәгән икән, борчылырга урын юк. Һәр аппаратта да аны җитештерүче компания исеме, аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса, шалтыратырга мөмкин булган телефон номерлары күрсәтелгән була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading