16+

Автомәктәпләр күп, өйрәтүчеләр җитми

Республикадагы автомәктәпләрдә дүрт айлык курсларда уку 35-36 мең сум. Шушы бәягә әзерләнелгән "кадрларны" тулы ышанычта юл-транспорт хәрәкәтенә чыгарып җибәрергә буламы?

Республикадагы автомәктәпләрдә дүрт айлык курсларда уку 35-36 мең сум. Шушы бәягә әзерләнелгән "кадрларны" тулы ышанычта юл-транспорт хәрәкәтенә чыгарып җибәрергә буламы?

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов бүген "Ел автомәктәбе" конкурсына старт биреп әйткән сүзләренә караганда, ышанырга мөмкин.
- Быел яшь автоһәвәскәрләр катнашындагы аварияләр 30 процентка кимеде. Шөкер, юл-транспорт һәлакәтләрендә үлүчеләр саны да узган елның ун ае белән чагыштырганда йөз кешегә азрак. Автомәктәпләр 2014 елдан башлап ЮХИДИ күзәтчелегенә алынды. Өч ел рәттән автомәктәпләр арасында республикакүләм конкурс үткәрәбез. Бу да автомәктәпләр эшчәнлеген яхшыртуга үзенчәлекле бер этәргеч, - диде Рифкать Миңнеханов.

ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Радик Рамазанов: "Татарстанда 300 автомәктәп эшли иде, кайсыларының өйрәнү автомәйданчыгы да булмады. Казанда нибары өч мәйданчык иде, хәзер - 10. Эшчәнлекләрен һәм матди-техник базаларын тикшергәннән соң, 200 автомәктәпнең генә лицензиясе калдырылды", - дип өстәмә мәгълүмат бирде.
"Ел автомәктәбе" бәйгесендә мәктәпләр генә түгел, укытучылар, йөртергә өйрәтүче мастерлар, чыгарылыш автоһәвәскәрләр, администраторлар да һөнәри осталыкта ярышалар.
- Автомәктәпләргә карата таләпләрнең арттырылуын нигезле дип саныйм. Реформа дәвам итә, хәзер өйрәнү автомәйданчыклары җитәрлек. Теорияне өйрәтүче укытучыларыбыз бар. Машина йөртергә өйрәтүче яхшы мастерлар җитми. Көчле остазда гамәли күнекмәләр узган шәкерт соңыннан үзе дә юлда сынатмаячак, - диде "Татарстан Республикасы автомәктәпләре федерациясе" коммерциячел булмаган оешманың башкаручы директоры Елена Витюгова.
"Ел автомәктәбе" бәйгесендә мәктәпләр генә түгел, укытучылар, йөртергә өйрәтүчеләр, курслар узган автоһәвәскәрләр, администраторлар да һөнәри осталыкта ярышачаклар. Конкурс берничә өлешкә бүленеп үткәрелә, ахыргы нәтиҗә декабрь урталарында чыгарылачак.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading