16+

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә рәхим итегез!

Бүген республика җитештерүчеләренең продукциясен шәһәрнең сигез мәйданчыгыннан алып була.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә рәхим итегез!

Бүген республика җитештерүчеләренең продукциясен шәһәрнең сигез мәйданчыгыннан алып була.

Авиатөзелеш районында ярминкә Ленинград ур., 27 адресы буенча урнашкан "Бәхетле" сәүдә үзәге янындагы мәйданда уза.
Вахитов районында ярминкәләр ике мәйданчыкта - Достоевский урамы буенча урнашкан Чехов базары артында һәм К.Тинчурин урамы, 19 адресы буенча урнашкан мәйданчыкта уза.

Киров районында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгын сатып алу мәйданчыгы "Ягодная слобода" сәүдә үзәге каршында оештырыла (Краснококшайск урамы, 152/2).

Мәскәү районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә, ягъни "Пятерочка+" супермаркеты каршындагы мәйданда үтәчәк.

Яңа Савин районында сатып алучыларны Ямашев пр., 71а адресы буенча урнашкан "Бәхетле" сәүдә үзәгенең парковка мәйданчыгында көтеп калалар.

Совет районында ярминкә ике мәйданчыкта узачак - "Казан" агросәнәгать паркында (Аграр урамы, 2) һәм Дәрвишләр бистәсендәге базар территориясендә (Липатов урамы, 7).

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading