16+

Авыл укытучыларына затлы туннар бүләк иттеләр

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган «Күркәм гаилә» бәйгесе кысаларында бүген «Авыл укытучысы - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләделәр.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган «Күркәм гаилә» бәйгесе кысаларында бүген «Авыл укытучысы - 2015" бәйгесе җиңүчеләрен дә бүләкләделәр.

"Мәгариф" журналы Татарстанның Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Бөтенроссия "Авыл укытучысы" бәйгесе уздырган иде. Беренче турда Татарстаннан, Россиянең чит төбәкләреннән өч йөзгә якын педагог катнашкан. Укытучылар "Авыл мәктәбе шартларында бала шәхесен тәрбияләү" темасына эссе язарга тиеш булганнар. Аннары сайлап алынган 30 катнашучының методик базаны белүе тикшерелгән. Ә финалга чыгучылар исә жюри әгъзалары каршында мастер-класс күрсәткәннәр. Бәйгедә икенче һәм өченче урыннарны Әтнә районы Иске Өҗем мәктәбенең татар теле һәм әбәдияты укытучысы Миләүшә Хафизова белән Алексеевскидагы Г. Боровиков исемендәге 3нче урта мәктәбенең югары категорияле татар теле әһм әдәбияты укытучысы Роза Кутуева бүлеште. Ә "Авыл укытучысы - 2015" исеменә Лениногорск районы Куакбаш мәктәбендә инглиз теле укытучысы Резедә Мөстәкыймова лаек булды. Җиңүчеләрне дипломнар һәм "Мелита" ширкәтеннән затлы туннар белән бүләкләделәр. "Мәгариф" журналының баш мөхәррир Илдар Миргалимов:
- Бөтенроссия "Авыл укытучысы" бәйгесен икенче ел уздырабыз. Бар укытучылар да белем бирә, укучыларны тәрбияләүдә, җәмәгать эшләрендә катнаша. Ләкин авыл укытучылары - авылның киләчәге өчен хезмәт куя. "Мәгариф" журналы һәрвакытта да авыл укытучыларына ярдәм итәчәк, - диде.
Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, ТАССРның халык артисты Рафаэль Сәхәбиев укытучыларга багышларп җырларын да бүләк итте.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading