16+

Авыл зиратларындагы урынны сатып баерга теләүчеләргә чик куела

Шәһәрләрдәге зиратлар урын кытлыгы кичерә, шунлыктан аларда кабер урыны да кыйбат. Мәрһүмнең васыяте яки гаилә теләге белән җәсад еш кына кешенең туган авылына кайтарыла. Ләкин, мондый "соңгы сәфәрләр" дә тыныч-ипле генә узмый икән.

Авыл зиратларындагы урынны сатып баерга теләүчеләргә чик куела

Шәһәрләрдәге зиратлар урын кытлыгы кичерә, шунлыктан аларда кабер урыны да кыйбат. Мәрһүмнең васыяте яки гаилә теләге белән җәсад еш кына кешенең туган авылына кайтарыла. Ләкин, мондый "соңгы сәфәрләр" дә тыныч-ипле генә узмый икән.

- Кайбер авыл җирлекләрендәге ритуаль хезмәтләр зиратта кабер урыны һәм төрле белешмәләр биргән өчен акча ала. Бөтен нәрсәне дә акчага корырга кирәкми, Америкада яшәмибез бит инде,- диде "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россиянең монополиягә карша федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын вакытлыча башкаручы Алмаз Яфизов.
Идарәнең хакимият органнары эшчәнлегенә контроль бүлеге яртыеллыкта 39 эш караган, шулардан утыз җидесендә законнарны бозу ачыкланган. Авыл зиратларында кабер урынын сату - моның бер факты.

- Җир кишәрлекләре бүлеп бирүдә мәкерле гамәлләр теркәлмәде,- дип дәвам итте сүзен Алмаз Яфизов. - Тик, яшь белгечләр яки эшкә яңа урнашкан хезмәткәрләр кануннарда һәм таләпләрдә хаталаналар. Бу баребер дә җаваплылыктан азат итми.

Төзелеш яки авыл хуҗалыгы максатларындагы җир кишәрлекләрен сату хәбәре массакүләм мәгълүмат чараларында алдан хәбәр ителергә, torgi.gov.ru сайтына куелырга һәм аукцион тәртибендә үткәрелергә тиеш.

Йөз мең сумга кадәрге бәяләрдәге килешүне берничә килешүгә бүлгәләү очраклары да ачыкланган.

- Теге яки бу эшкә бүлеп бирелгән бюджет акчасын кулланып бетерү максаты аңлашыла. Әмма, кайбер муниципаль берәмлекләрдә килешүне гел бер үк оешма белән генә төзегәннәр. Бер муниципаль берәмлектә бер үк оешма белән 120 килешү кабул ителгән, хәтта. Хәзер тикшерү эшләре бара, кемлеге суд карарыннан соң мәгълүм булыр. Товарларга, хезмәт күрсәтүләргә, эшләр башкаруларга килешүләр көндәшлек нигезендә кабул ителергә тиеш. Таләпләрне үтәмәгән җитәкчеләргә 20меңнән 50 мең сумга кадәр штраф, юридик затларга тагын да күбрәк, - дип кисәтте Алмаз Яфизов.

Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе тарафыннан ел башыннан июнь ахырына кадәр вакыт аралыгында 651 административ эш кузгатылган, шуның 507се каралган. Законнарны бозучылардан инде 4519922 миллион сум штраф түләттерелгән. Иң күп кисәтүләр Чаллы, Югары Ослан, Сарман, Биектау, Питрәч, Апас, Әтнә, Алексеевск, Кама-Тамагы, Чистай муниципаль берәмлекләренә җибәрелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading