16+

Авырмаучы хезмәткәрләргә өстәмә ял көннәре бирелә

Ел дәвамында бер тапкыр да больничный алмаган россиялеләрне түләнә торган өстәмә отпуск көннәре белән бүләкләргә тәкъдим итәләр.

Ел дәвамында бер тапкыр да больничный алмаган россиялеләрне түләнә торган өстәмә отпуск көннәре белән бүләкләргә тәкъдим итәләр.

Идея авторы - Россия Җәмәгать палата әгъзасы Владислав Гриб фикеренчә, авырмаучы хезмәткәрләр башкалардан, ким дигәндә, өч көнгә күбрәк ял итәргә тиеш. Мондый чара россиялеләрне сәламәт тормыш рәвеше алып барырга этәрәчәк, дип саный Гриб. Аныңча, авырган вакытта хезмәткәргә эш урыныннан һәм Федераль иминият хезмәтеннән түләүләр каралган, шул ук вакытта сәламәт хезмәткәрләр өчен бернинди дә бонуслар юк.

Хәзер россиялеләрнең 28 көнлек еллык түләнә торган отпускка хакы булуын искәртеп узыйк, әмма эш белән тәэмин итүче хезмәткәрләргә күбрәк ял итү мөмкинлеген дә бирә ала. Хезмәт кодексының 116 нчы маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә, эш белән тәэмин итүчеләр, производство һәм финанс мөмкинлекләрен исәпкә алып, хезмәткәрләре өчен өстәмә отпуск көннәрен билгели ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading