16+

Авыллар «үги» булмасмы?

Татарстанда авылларны төзекләндерү һәм үстерү буенча максатчан программалар гамәлгә ашырыла. Колхозлары таркатылган, аның урынына нинди дә булса агропредприятие оештырылмаган авыллар “үги бала” сыман читтә калдырылмыймы икән?

Авыллар «үги» булмасмы?

Татарстанда авылларны төзекләндерү һәм үстерү буенча максатчан программалар гамәлгә ашырыла. Колхозлары таркатылган, аның урынына нинди дә булса агропредприятие оештырылмаган авыллар “үги бала” сыман читтә калдырылмыймы икән?

– Читтә калдырылмый, – дип өметләндерде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә. – Колхозлары яки агропредприятиеләре булмаган авылларда да халык терлек асрый бит. Андый авылларда да ветеринария хезмәте биналары төзеләчәк. Мондый бина булмаган авылларга машиналарга урнаштырылган күчмә ветпунктлар хезмәт күрсәтә башлый. Быел республикада 26 ветеринария бинасы капиталь ремонтланды, бу юнәлештә эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк.

Мәдәният һәм күп төрле эшчәнлек юнәлешле үзәкләр төзү программасы кысаларында, 2012 елдан бирле 226 яңа клуб төзелгән инде, быел янә 31 клуб сафка баскан. Татарстан халкына беренчел медицина-санитар хезмәт күрсәтүне камилләштерү программасы буенча медицина тармагындагы 2005 бина төзекләндерелгән.

– Быелгы планда 42 фельдшер-аккушер пункты, 6 амбулатория, 6 патолого-анатомия бүлеге төзү һәм капиталь төзекләндерү каралган иде. Бурыч үтәлде, хәзер медицина җиһазлары урнаштырыла, – диде Илшат Гыймаев.

Республикада 2013 елдан башлап яңа 671 спорт мәйданчыгы барлыкка китерелгән. Быел исемлек тагын 120 мәйданчыкка арткан. Унбер модуль чаңгы базасының җидесендә инде эш төгәлләнгән. Илшат Гыймаев әйткәнчә, калган дүртесендә эш бара. Чаңгычылар өчен модуль базалар, мәсәлән, Казан, Чаллы, Түбән Кама, Менвелеевск, Зәй, Кукмара шәһәрләрендә төзелә.

– Районнар халкы бассейн төзүне сорый. Халык үтенечен исәпкә алып сигез бассейн төзелеше бара, – диде Илшат Гыймаев.
Киләсе елда Питрәчтә, Мамадышта, Югары Осланда, Кама Аланында, Олы Әтнәдә, Апаста, Теләчедә һәм Круглое Поле бистәсендә 25 метрлы йөзү юллы бассейннар ачу ниятләнелә.

Авыл җирлекләрен тотрыклы үстерү буенча 2020 елга кадәрге чорга исәпләнелгән федераль максатчан программа гамәлдә.
– Балалар бакчалары төзү республикада Президент Рөстәм Миңнеханов башлангычындагы “Бәләкәч” программасы нигезендә җанландырылган иде, 2010-2016 елларда 195 балалар бакчасы төзеп файдалануга тапшырылды. Эш “Дорожная карта”, “Торак” программалары кысаларында дәвам итә. Быел өч бакча тапшырылды, сигез объектта төзелеш гөрли, – диде министр урынбасары.

Мәгариф учреждениеләре төзелеше программасы буенча 2011-2016 елларда 35 яңа мәктәп барлыкка китерелгән. Республиканың 4 мең 672 укучысы быел гына сафка бастырылган биш мәктәпнең ишекләрен ачып кергән. Тагын сигез мәктәп төзелеше бара. Казанда яңа мәктәпләр “Салават күпере” белән “Казан XXI гасыр” микрорайоннарында төзелә.
– “Салават күпере” торак комплексындагы мәктәп 2018 елда файдалануга тапшырылачак, – диде Илшат Гыймаев.

Кечкенә авылларга модуль кибетләр куела. Ел ахырына кадәр шундый кибетчекләр 71 торак пунктка урнаштырыла.
Илшат Гыймаев, киләсе елда башкарылачак төзелеш эшләре турында “соңрак махсус матбугат конференциясендә тулырак таныштырырбыз”, диде.

Фото: komanda-k.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аерым Казан һәм Чаллы өчен һәм бөтен районнар турында бирсәгез иде... Шәһәрләрдә төзелә инде, анда шартлар башка, ә авыл җирлегендә эш ничек алып барыла икән? Шул кызык.

    Мөһим

    loading