16+

Айга очучыларны сайлау буенча ачык конкурс игълан ителде

Роскосмос Россия космонавтлар төркеменә яңа кешеләр туплау турында ачык конкурс игълан итте, дип яза "Татар-информ" "ТАСС"ка сылтама белән. Бу яңа "Федерация" кораблендәге беренче очышлагар һәм Айга очу өчен кирәк.

"Максат - илнең беренче космик "Федерация" кораблендә тәүге очышлар ясаучы иң яхшы белгечләрне сайлау. Алар Халыкара космик станция программасы буенча эшләячәк, шулай ук Айга очучы беренче россиялеләр булачаклар", - дип хәбәр итә Дәүләт корпорациясенең матбугат хезмәте.

Роскосмос җитәкчесенең беренче урынбасары Александр Иванов сүзләренчә, сайлау 14 мартта башлана һәм ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Декабрь ахырында йомгак ясалачак. Барлыгы 6-8 кеше сайлап алырга кирәк.

Төркемгә 35 яшьтән узмаган Россия гражданнарын сайлап алачаклар. Кандидатлар инженер, фән яки очышлар белгечлеге буенча югары белем алып, эш тәҗрибәсе туплаган булырга тиеш.

Конкурсантлар берничә юнәлештә: белем һәм һөнәри яраклылык, сәламәтлек торышы, психологик сыйфатлар һәм физик әзерлек буенча сайланачак.

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading