16+

Аз керемлеләрне Кырымда дәвалау буенча социаль проект эшләнә

Курорт һәм туристлык шәһәрләре ассоциациясе аз керемле россиялеләрне савыктыруга юнәлдерелгән илкүләм социаль проект эшләргә әзер. Бу хакта Сочи башлыгы Анатолий Пахомов SIFT Халыкара туристлык форумы кысаларында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ». Курорт һәм туристлык шәһәрләре ассоциациясе 2016 елда оештырылган, анда Краснодар краеның, Кырым ярымутравының 11 курорт территориясе һәм Алтайның Белокуриха курорты кергән.

– Федераль дәрәҗәдәге яңа программаның нигезе ун ел элек Сочида гамәлгә куелган «Ачык Көньяк» сезон программасы булырга мөмкин. Октябрьдән апрельгә кадәр эш бирүчеләр үз хезмәткәрләрен бушлай яки чыгымнарын өлешчә компенсацияләп дәвалауга җибәрә алсын өчен, без бу тәҗрибәне башка курортларга таратырга тәкъдим итәбез, – ди Пахомов.
Сочи шифаханәләре сезон арасында «Ачык Көньяк» программасы буенча тәүлегенә 1400 сум түләп дәвалану курсы узарга тәкъдим итә.
Савыгу дигәннән, Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова Гомумроссия гражданлык форумы мәйданчыгында сәламәтлекнең сыйфаты һәм гомер озынлыгы 60 процентка кешенең үзеннән, аның яшәү рәвешеннән тора, дип белдергән. Аның сүзләренчә, генетикаң яхшы булса да, тәмәке тарту, алкоголь белән мавыгу, дөрес тукланмау, физик хәрәкәт булмау сәламәтлекне какшата. Экологиянең кеше сәламәтлегенә тәэсире якынча – 10-15 процентны, ә сәламәтлек саклау системасының йогынтысы 25-40 процентны тәшкил итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading