16+

"Бала бозлы суга төшеп китте...": тюбингта шуганда булган фаҗига

Күп балалы ана тюбингны куып җитә, ныклап ябыша һәм кире йөзеп чыга алмыйсын аңлый.

"Бала бозлы суга төшеп китте...": тюбингта шуганда булган фаҗига

Күп балалы ана тюбингны куып җитә, ныклап ябыша һәм кире йөзеп чыга алмыйсын аңлый.

Мәскәү өлкәсенең Щелково бистәсендә яшәүче Раиса исемле хатын өч баласы һәм ире белән елга буендагы тау битенә тюбингта шуарга бара. Бер мизгелдә аның өч яшьлек кызы тюбингка утырган килеш Клязьма елгасына очып төшә һәм агып китә. Баласын коткару турында Раиса РЕН ТВ хәбәрчесенә сөйләгән.

«Безнең хата — балалар җиңел, алар елгага кадәр шуып барып җитмәс дип уйладык. Мин аста басып торып, шуып төшкән балаларны тотып бардым. Саша аларны өстән төшереп җибәрде», — ди әни кеше.

Бер мизгелдә аның Юстина исемле кызы зур тизлектә шуып төшә һәм елгага таба очып китә.

«Мин аның артыннан йөгердем, тюбингны тотып калмакчы булдым, тик тота алмадым. Аннары бала бозлы суга төшеп китте», — ди ул.

Әлеге вакыйга видеосын Раиса инстаграмга куйган.

Хатын яшен тизлегендә суга сикерә, тик тюбинг кырыйга таба йөзеп китә. «Минем зур итекләремә су тулды, үзем дә бара алмый башладым. Тик башымда бер уй — Юстина ераккарак йөзеп китә бит. Аннары сикереп диярлек чыктым да тиз-тиз итеп йөзә башладым, бик тиз куып җиттем», — ди Раиса.

Күп балалы ана тюбингны куып җитә, ныклап ябыша һәм кире йөзеп чыга алмыйсын аңлый. Ул икенче яктагы ярга чыгу җаен карый. Тик анда да ярга чыгу кыен була, боз ватыла башлый. Әни кеше тюбингны көч белән боз өстенә этеп менгерә, үзе могҗиза белән генә ниндидер бер чыгынтыга ябыша һәм ярга чыга.

Шуннан соң Раиса ярдәм чакыра башлый. Бу хәлне күреп торган шаһит ир-атлар боз аша үрмәләп килеп, ярдәм иткән. Алар арасында Раисаның ире дә булган. Бала имгәнмәгән, ул юешләнеп беткән. Аннары алар таксига утырып өйләренә кайтып киткәннәр, диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ярый исэн калганнар ?ходай узе саклаган ?

    Мөһим

    loading