16+

Бала тәрбияләү ялын озайтырга җыеналар

«Гадел Россия» партиясе депутатлары Дәүләт Думасына декрет ялы турында яңа закон проектын керткән.

«Гадел Россия» партиясе депутатлары Дәүләт Думасына декрет ялы турында яңа закон проектын керткән.

Алар фикеренчә, пенсия билгеләгәндә хезмәт стажы булып саналсын өчен, бала тәрбияләү ялын 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәр озайтырга кирәк. Россиядә 1,5 яшьтән кечкенә балалар өчен ясле төркемнәре бик аз, шунлыктан яшь баласы булган хатын-кыз эшкә урнаша алмый, диләр закон проекты авторлары. Хәзерге вакытта бала тәрбияләүнең 1,5 елы гына әни кешенең хезмәт стажына кертелә.
Моннан тыш, депутатлар иминият стажының максималь чорын алты елга кадәр чикләүне гамәлдән чыгарырга тәкъдим иттеләр. Аларның сүзләренчә, «бу чара балалар саны артуга китермәячәк».

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading