16+

Балалар бакчасына бәяләр артты

1 гыйнвардан балалар бакчасына бәяләр артты. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика балалар бакчаларында баланы караган өчен ата-ана түләүләре 4 процентка артуы уңаеннан үзенең аңлатмасын бирде.

Белгечләр әйтүенчә, бәя артуның сәбәбе – мәктәпкә кадәрге мәгариф оешмасының эшчәнлеген финанс тәэмин итү чыгымнары, шул исәптән продуктларга бәя, балалар караучы хезмәткәрләргә хезмәт хакы арткан. Ата-аналар түләве  учреждениенең төренә, аның эш режимына һәм баланың яшенә бәйле. Мисал өчен, 3-7 яшькәчә сабый балалар бакчасында 10,5 сәгать булса, ата-аналар түләве 3117 сумны тәшкил итә. 1 гыйнвардан ул, узган ел белән чагыштырганда, 120 сумга артыграк булачак. Министрлыктан хәбәр итүләренчә, ата-аналар өчен барлык ташламалар һәм компенсацияләр сакланачак.

Фото: nashkiev.ua

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading