16+

Балалар бакчасына түләүләр бюджет хисабына киметелә

Балалар бакчасына ата-аналар түли торган акчаны компенсацияләүгә Казан бюджетыннан өстәмә рәвештә 32 млн 66 мең сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта документлар һәм хокукый актларның яңа җыентыгында Казан шәһәре Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе кул куйган карарда әйтелә.

Документтан аңлашылганча, әлеге компенсацияне билгеләү 2017 елның 1 гыйнварына "Казан бюджетында файдаланылмый калган" акча хисабына мөмкин булган.

Казан Башкарма комитеты Мәгариф идарәсенең 2017 елга бюджет бүленешендә каралган акчалардан әлеге максатларга атап 2 млн 973,7 мең сум акча күчерелгән.

Исегезгә төшерәбез, балалар бакчасына түләүгә дәүләттән өстәмә ярдәмне алу хокукына мунициапаль мәктәпкәчә мәгариф оешмасында эшләүче ата-аналар (төп окладлары 1 һәм 2 разрядка туры килгән һәм гомуми тармакка караган һәнәри квалификация төркеменә кергән эшчеләр), балалары мәктәпкәчә мәгариф оешмасына йөрүче I һәм II төркем инвалид ата яки аналар, икесе дә I һәм II төркем инвалид булган ата-аналар ия.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading