16+

Балалар бакчасына йөргән өчен түләүгә үзгәрешләр кертелә

"Бизнес-онлайн" интернет басмасы хәбәр иткәнчә, Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев яңа канун проекты белән чыккан. Әлеге проект мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүче бала өчен түләү мәсьәләсенә карый.

"Бизнес-онлайн" интернет басмасы хәбәр иткәнчә, Дәүләт Советы депутаты Артем Прокофьев яңа канун проекты белән чыккан. Әлеге проект мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына йөрүче бала өчен түләү мәсьәләсенә карый.


Идел буе федераль округының унөч төбәгендәге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә ата-ана баласының йөргән көннәре өчен генә түли. Татарстанда гына ата-аналар баласы бакчага йөрсә дә, йөрмәсә дә, шул ук сумманы бирә, бары тик ашау өчен генә акча кире кайтарыла. Артем Прокофьев исә Татарстанның "Мәгариф турындагы" канунның 21 нче маддәсенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Ягъни бу үзгәрешләр бала бакчага күпме йөри, шул көннәргә генә түләргә кирәклеген күздә тота. Канун кабул ителгән очракта, сабый авырса, шифаханәдә дәваланса, медицина тикшеренүе узса, җәйге чорда 75 көннән азрак өйдә торса, ата-ана бакча өчен түләргә тиеш булмаячак.

Фәридә Ишмуратова, Татарстанның фән һәм мәгариф министрлыгының матбугат җитәкчесе:

- Дөрестән дә, бала авырып, яки әти-әнисенең җәйге ялы вакытында өйдә калса, ашау өчен түләү генә кире кайтарыла. Искәртеп узабыз, мондый тәртип Татарстанда 2008 елдан бирле гамәлдә. Бала бакчага йөрмәгән көннәр өчен түләү Россиянең һәм республиканың Югары судлары тарафыннан законга каршы килми торган гамәл дип танылган. Моннан тыш, ата-аналарга акчаларының күпмедер өлешен кире кайтарып алу мөмкинлеге дә каралган. Бу исә шактый сумманы янга калдырырга ярдәм итә.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading