16+

Балалар хосписындагы сабыйларга теләгән һәркем Яңа ел бүләге ясый ала

Яңа елны балалар хосписында ятарга мәҗбүр булган кечкенә авырулар да башка сабыйлар кебек үк зарыгып көтә.

Яңа елны балалар хосписында ятарга мәҗбүр булган кечкенә авырулар да башка сабыйлар кебек үк зарыгып көтә.

Теләге булган һәркем анда дәваланучы балаларга үзеннән бүләк ясый ала.

Гадәттә, сабыйлар уенчык машиналар, "лего"лар, интерактив курчаклар, җырлый һәм сөйләшә торган уенчыклар һәм китаплар, мини-компьютерлар һәм тәм-томнар ярата. Шулай ук шәһәрлеләр Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды инициативасы буенча оештырылган чарада - Яңа ел бәйрәменә бүләкләр алуга акча җыюга кушылырга мөмкин.

Ярдәм итәргә теләүчеләр социаль челтәрдәге төркем яисә фондның рәсми сайты аркылы тулырак мәгълүмат белешергә һәм фонд хезмәткәрләре элемтәгә керергә мөмкинлеге хакында яза kzn.ru.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading