16+

Балалар йортындагы сабыйларга Казан Кремле буйлап сәяхәт оештырганнар

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе (Росреестр) белгечләре, Дәрвишләр бистәсендәге балалар йортындагы сабыйларны алып, Казан Кремле буйлап сәяхәт оештырганнар.

Балаларны истәлекле урыннар белән таныштырганнар, «Кол Шәриф» мәчете, Сөембикә манарасы тарихы хакында сөйләгәннәр. Мондый сәяхәтләр балалар йортында тәрбияләнүчеләр өчен бер йотым чиста су кебек кирәк. Биредә яшәүче физик яктан мөмкинлекләре чикле сабыйлар башка яшьтәшләре кебек үк сөйләшә, йөри, сикерә, шаяра да алмыйлар. Ләкин күптәнге дусларына әйләнгән Татарстанның Росреестр идарәсе белгечләренә күңелләреннән рәхмәт әйтәләр. Сәяхәтне оештыручылар үзләре дә: «Бернигә дә карамастан, бу тормышта һәркем тормышның матурлыкларын, Казаныбызның истәлекле урыннарын күрергә тиеш», - диләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading