16+

Балаларга нәрсә җитми: үзләренә кул салуның яңа юлын тапканнар

Үсмерләр арасында тагын бер яман гадәт таралган. Гомерне куркыныч астына куя торган «зәңгәр кит», «покемон» уеннарына «сниффинг» дигәне өстәлгән.

Үсмерләр арасында тагын бер яман гадәт таралган. Гомерне куркыныч астына куя торган «зәңгәр кит», «покемон» уеннарына «сниффинг» дигәне өстәлгән.

Дөрес, монысы уен гына түгел, токсикологлар аны – наркомания, хокук саклау органнары вәкилләре суицидка тиңли.
Яшьләр газ исни. Соңгы арада Яшел Үзәндә сниффинг корбаны булган 14 яшьлек Милена турында күп сөйләнде. Кыз газ иснәп агуланып вафат булган, диделәр. Без ул укыган лицей директоры белән элемтәгә кердек.

– Акыллы, тәртипле, «4ле», «5ле» билгеләренә генә укучы кыз иде ул. Гаиләдә бердәнбер бала. Күптән түгел медицина тикшерүе узды. Миленаның йөрәк эшчәнлегендә проблемалары булган. Безнең мәктәптә газ иснәүчеләр бар дип әйтә алмыйм. Миленаның сыйныфташлары да бу хакта белми, – диде директор.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, Милена «сниффинг» корбаны булган дигән имеш-мимешләр дөреслеккә туры килми. Шулай да бу проблема Татарстан өчен ят түгел. Быел газ иснәүдән агуланып үлгән берничә үсмер теркәлгән. Татарстан Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, Әлмәттә, Тукай районында сниффинг очраклары күзәтелгән.

Токсикологлар әйтүенчә, газ иснәү наркомания кебек бәйлелек китереп чыгара. Кешедә галлюцинацияләр барлыкка килә. Кайберәүләр шул рәвешле ләззәт алам дип уйлый. Тик газ иснәгәндә, баланың тыны кысыла, ул химик агу белән зарарлана. Вакытында табибларга мөрәҗәгать итмәсә, үләргә дә мөмкин.

Белгеч фикере

Римма НӘБИУЛЛИНА, профессор, психотерапевт:

– Газ иснәү белән бәйле мавыгулар онытылган иске гадәт дияргә дә буладыр. Элегрек җилем иснәүчеләр турында еш сөйлиләр иде. Ничек кенә булмасын, болар – токсикоманиянең бер төре. Үсмерлек чорында балалар бик сизгер була, үзләренә күбрәк игътибар көтә, нәкъ шул вакытта әти-әнидән ераклашу сизелә. Юк кына хатаны да сабыйлар үзгәртеп булмаслык дип кабул итә, депрессиягә бирелә. Янәшәдә ярдәм итәрлек кеше булмагач, начар гадәтләр белән юаныч таба. Үсмерлек чоры һәр балада төрлечә башлана. Бу 11, 12 яшьтән дә булырга мөмкин. Иң мөһиме – балага игътибар бирү, гаиләдә уңай мөнәсәбәтләр булдыру кирәк. Әти-әни сабыйдан гел таләп итәргә генә түгел, аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә, назын бирергә дә онытмасын иде.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading