16+

Балаларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү буенча борчыган сорауларга җавап бирәләр

20 сентябрь көнне «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәкара иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә балаларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү турында сөйләшәчәкләр.

20 сентябрь көнне «Бердәм Россия» партиясе рәисе Дмитрий Медведевның төбәкара иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә балаларга сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү турында сөйләшәчәкләр.

Әлеге тематик чара Татарстанда гамәлгә ашырылучы «Балаларга - сәламәтлек» партия проекты кысаларында уздырыла. Теләгән кеше амбулатор һәм стационар медицина учреждениеләре, мәктәп укучыларын дәвалау, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, гомумән, балалар медицинасына кагылышлы мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итә ала. Халыкны борчыган сорауларга Республика балалар клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев һәм Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин җавап бирә.
Гражданнарны сәгать 10.00дән 13.00гә кадәр Карл Марс урамы, 31/7нче йорт адресы буенча кабул итәчәкләр. Борчыган сорауларны алдан әзерләп, 8(843) 238-10-00 телефоны аша язылырга мөмкин.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading