16+

Балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларында төзү-монтаж эшләре 1 майга тәмамлана

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елда балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларын караган вакытта, монда да программасыз булмый икән, дигән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2014 елда балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларын караган вакытта, монда да программасыз булмый икән, дигән.

- Президент башлангычында 2014 елда ук республика бюджетыннан 100 миллион сум акча күчерелде. Әлеге чыганакларга 13 лагерь капиталь төзекләндерелде,- дип искә төшерде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Программа кысаларында, 2015 елны - 14, ә узган ел тугыз лагерь капиталь ремонтланган. Быел Зәйдәге "Созвездие", Бөгелмәдәге "Яблочко", Ютазыдагы "Дубравушка" һәм Әгерҗедәге "Алмалы" комплекслы яңартыла. Өч лагерьгә реконструкция, ягъни үзгәртеп төзү үткәрелә. Әгерҗе, Бөгелмә, Спас һәм Яшел Үзән муниципаль районнарында балалар өчен яңа лагерь комплекслары төзелә.

- Республикадагы элеккеге пионер лагерьлары Совет чорында 1960-70 елларда сафка бастырылганнар. Корылмалар инде нык тузган. Кышкы айларда ягылмау сәбәпле, биналар тагын да тизрәк искерә. Моны чикләү максатында, корпусларны җылылык челтәре белән төзи башладык, - ди Алексей Фролов.

Казанның Киров районындагы "Заречье" балалар лагеры корпуслары, мәсәлән, җылылык челтәре белән тәэмин ителгәнлектән, ел әйләнәсендә файдалану мөмкинлеге бар. Башкаладагы муниципаль карамактагы 15 лагерь төзекләндерелә.

- Республика буенча лагерьларда төзү-монтаж эшләрен 1 майга тәмамлау бурычы куелды. Лагерьлар балалар килә башлавына әзер булырга тиеш,- ди Алексей Фролов.

Казанда узган җәйдә шәһәр яны лагерьларында 28 мең бала ял иткән.
- Татарстанда 80 лагерь исәпләнә, 2014-2016 елларда шуның 36сы капиталь ремонтланды. Балалар сәламәтләндерү лагерьларына ихтыяҗ бар, төзекләндерү эшләре дәвам итәчәк,- дип өметләндерде Алексей Фролов.

Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading