16+

Банан кабыгы үзенә караганда файдалырак

Диетологлар банан кабыгының составын өйрәнгән һәм гаҗәпкә калган. Аларның сүзләренчә, аны сәламәтлек "сандыгы" дияргә була икән.

Диетологлар банан кабыгының составын өйрәнгән һәм гаҗәпкә калган. Аларның сүзләренчә, аны сәламәтлек "сандыгы" дияргә була икән.

Банан кабыгында A, B6, C витаминнары күп, хәтта үсемлек продуктларында сирәк очрый торган B12 витамины да бар. Алардан кала эчәклек эшчәнлегенә уңай йогынты ясый торган клетчатка, күзләрдә катаракта барлыкка килүдән саклаучы лютеинны да күрергә була аңарда.

Тик шунысы да бар: диетологлар банан кабыгында химик эшкәртү аркасында барлыкка килгән пестицидлардан сакланырга куша. Шуңа да, кабыгын файдалану максатыннан, органик банан алуыгыз хәерле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading