16+

Банкларның зыян күргән клиентлары өчен офис ачылды

«Татфондбанк"һәм "ИнтехБанк"тан зыян күрүчеләр өчен республика ярдәм фондының офисы ачылды

«Татфондбанк"һәм "ИнтехБанк"тан зыян күрүчеләр өчен республика ярдәм фондының офисы ачылды

Фондның матбугат үзәге хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, офисны табуы авыр түгел. Ул Марсель Сәлимҗанов белән Туфан Миңнуллин урамнары кисешкән урыннан ерак түгел, Һади Такташ урамы 41нче йорт адресы буенча урнашкан.
Офисның беренче катында банклар банкротлыкка чыгудан зыян күргән, Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы тарафыннан расланган кредиторлар таләпләре реестрына кертелгән клентлар белән эш алып барылачак. Гражданнарны дүшәмбедән җомгага кадәр сәгать 10.00дән 12.00гә кадәр, шулай ук сәгать 14.00дән 17.00гә кадәр кабул итәчәкләр.
- Республика ярдәм фонды һәм Совет әгъзалары сентябрь башында физик, юридик затларны кабул итү мөмкин булсын өчен зур эш башкарды. Кыска гына вакыт эчендә республиканың күп кенә кешеләрен авыр хәлдә калдырган проблемалы вакыйганың очына чыга алдык, әле мәсьәләне чишүнең нәтиҗәле юлларын да барладык. Әлеге офис ачылышы - килеп чыккан катлаулы ситуацияне чишүгә бер адым,- ди Республика ярдәм фондының башкаручы директоры Рөстәм Ибраһимов. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта алдаланган өлешләп кертүчеләргә ярдәм итүнең моделе уйланыла. "ИнтехБанк", "Татфондбанк" клиентларына килгәндә, Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы раслаган реестр нигезендә, фонд зыян күрүчеләрнең үз исемлеген булдырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading