16+

Барлык вузларда да мөмкинлекләре чикле студентларга уңайлы шартлар булдырыла

Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе Россия буенча мөмкинлекләре чик­ле студентлар өчен иң кулай уку йортларының берсе булып танылды. Бу исемлектә Казан дәүләт медицина университеты да бар.

Бу елның май аенда Россиянең барлык уку йортларын мөмкинлекләре чикле булган студентлар өчен уңайлы булуын тикшерә башладылар. Казанда активистлар алты иң зур уку йортын карап чыккан. Нәтиҗәдә шушы ике вуз барлык таләпләргә туры килгән. Шул уңайдан Татарстанның «СтудФонд» студентларга социаль ярдәм фонды җитәкчесе Диана Дёмина академия ректоры Йосыф Якуповны символик статуэтка белән бүләкләде.

- Якын киләчәктә барлык вузларда да мөмкинлекләре чикле студентларга уңайлы шартлар булдырылачагына ышанам мин. Хәзерге вакытта дәүләт тә бу эшкә тотынды. Студентлар үзләре теләгән юнәлеш буенча укырга тиеш. Уку йортлары шартлары моңа киртә булмасын иде, - диде Йосыф Якупов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading