16+

"Барс канатлары" Россия чемпионатына әзерләнә

18-21 февраль көннәрендә Казанда беренче тапкыр инвалид коляскасында баскетбол буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышлар «УНИКС»ның Васильево бистәсендәге кунакханә-спорт комплексы базасында була.

18-21 февраль көннәрендә Казанда беренче тапкыр инвалид коляскасында баскетбол буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышлар «УНИКС»ның Васильево бистәсендәге кунакханә-спорт комплексы базасында була.

Ил чемпионы исеме өчен көрәшергә Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Ульяновск, Ижау, Чаллы шәһәрләреннән 120гә якын спортчы киләчәк.

Казанның «Барс канатлары» да Яңа ел бәйрәмнәреннән соң ярышларга ныклап әзерләнә башлаган. Физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, атнасына биш тапкыр шөгыльләнергә вакыт таба алар. Соңгы өч елда «Барс канатлары» ил буенча икенче урында бара. Быелгы максатлары - беренчелеккә чыгу.

- Турнирга җитди әзерләнәбез, җәрәхәтләр юк. Максатыбыз бер генә - I урын. Төп көндәшебез Санкт-Петербург шәһәренең «БасКИ» командасы. Без алар белән еш бәрелешәбез, ләкин әлегә җиңгән юк. Егетләр тырыша, әзерлек дәрәҗәсен уен күрсәтер, - ди команданың тренеры Василий Кочетков.
Җитди ярыш алдыннан «барс»лыларның капитаны Андрей Чугунов та көндәшләренең көчләрен югары бәяли.

- Без Татарстан буенча гына җыелган команда, ә «БасКИ»ларны Россия җыелмасы дип әйтсәк тә була. Анда бөтен ил буенча иң көчле спортчылар тупланган. Тагын шунысы бар, безгә озын буйлы уенчылар җитми. Алардан уенга өч-дүрт озын буйлы спортчы чыкса, бездән андыйлар бер-ике генә. Җиңүгә шул комачаулый да инде. Безгә җан атып торыгыз, туган як диварлары ярдәм итәр дип уйлыйм, - диде Андрей Чугунов.

Спортчылар һәрберсе үзенең үзенчәлегенә карап көйләнгән Германия һәм Бөекбританиядән кайтарылган махсус коляскаларда шөгыльләнә. Алар гади инвалид коляскасыннан шактый аерыла: ул титан һәм алюминий эретмәләреннән ясалган, тәгәрмәчләре янтаеп тора, авырлыгы да нибары 9-11 килограмм гына.

Ярышлар көн саен иртәнге 8.00дән кичке 20.00гә кадәр дәвам итә. Чемпионат барышын теләгән һәркем күзәтә алачак.
«Барс канатлары» командасы 2009 елда ул вакыттагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән оешкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading