16+

Башкача җырларга телиләр

Татар җыры дигәч, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалованың моңлы тавышы, Салаватның шансон җырлары, хәтта Элвин Грей күз алдына килә. Ә этно-джаз, фьюжн, поп, рок, кантри кебек жанрлар татар җыры белән берничек тә тәңгәл килми кебек. Бер төркем яшьләр бу хәлне төзәтергә, татар җырын бөтенләй башка форматта күрсәтергә булган. Заманча, яңа төр...

Татар җыры дигәч, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалованың моңлы тавышы, Салаватның шансон җырлары, хәтта Элвин Грей күз алдына килә. Ә этно-джаз, фьюжн, поп, рок, кантри кебек жанрлар татар җыры белән берничек тә тәңгәл килми кебек. Бер төркем яшьләр бу хәлне төзәтергә, татар җырын бөтенләй башка форматта күрсәтергә булган. Заманча, яңа төр...

Яшьләр гаилә үзәге каршындагы сәхнәдә нибары ике җыр гына башкарачак. Әлбәттә, мондый күчтәнәч кече телгә дә барып җитми. Шуңа да бу чыгышны ошатучылар төрле юнәлештә башкарылган калган җырларны Иске Татар бистәсендә кичке сәгать алтыдан башлап тыңлый алачак.

Проектның идея авторы һәм җитәкчесе Алсу Таҗетдинова сүзләренчә, бу концерт заманча татар музыкасына багышланган зур проектның бер өлеше генә. Киләчәктә «Яңа дәвер» проекты ел саен ачык һавада үткәрелүче фестиваль буларак күзаллана. Иң яхшы башкаручыларны «Яңа дәвер» дигән премия белән бүләкләячәкләр.
- Яшьләр рус, чит ил җырларын тыңлый. Безнең татар башкаручылары арасында да кызыклы проектлар бар. Заманча музыка татар телен саклап калуда да өлеш кертәчәк. Тора-бара социаль продюсерлык үзәге ачарга уйлыйбыз. Бу үзләрен үстерә алмаган кешеләргә зур сәхнәгә чыгарга ярдәм итү чарасы. Әлегә безгә Казан белән Мәскәүдә булган дусларыбызның студияләре ярдәмгә килә, - диде «Яңа дәвер» проектының генераль продюсеры Рамил Таҗетдинов.
Шулай ук яшьләрнең иҗатын тиздән «Яңа Гасыр» каналында һәм «Болгар» радиосында ишетеп булачак.

Тора-бара «Яңа дәвер» сәләтле яшьләрне ил буйлап барлап йөриячәк. Татар яшьләре, татар оешмалары белән берләшеп яңа, зур музыкаль хәрәкәт булдырмакчы.

- Кеше рәсем ясамаска, кино карамаска мөмкин, ә музыка ул - һәр җирдә. Күптән түгел әнине, Казанның татарлыгын күрсәтү максатыннан, шәһәргә алып килдем. Кремльне карап чыктык (ярый әле ул бар), башка урамнар буйлап йөрдек, ләкин мин, Салаваттан кала, бер генә татар җырчысының афишасын күрмәдем, - ди проектның арт-директоры Альберт Исмаил.

Җырчы, «Яңа дәвер»нең PR-директоры Миләүшә Сафина исә мондый җырларны халык әле кабул итеп бетерми дип белдерде.
- Минем, баянга кушылып, башка җырчылардан бер дә аерылмаган аранжировкалар ясап, акча эшләр өчен генә башкарылган җырларым да бар. Аларны тыңлагач, Миләүшә, үз асылыңа кайт, сиңа алар килешми, диделәр. Соңыннан үз стилемдә эшли башладым. Ләкин бу юнәлеш белән концертларга, радиоларга эләгеп булмый, - ди Миләүшә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading