16+

Башкорт телен саклау һәм үстерү максатыннан

Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча яңадан төзелгән фондның попечительләр советын Башкортстан башлыгы җитәкләячәк.

Башкорт телен саклау һәм үстерү максатыннан

Башкорт телен саклау һәм үстерү буенча яңадан төзелгән фондның попечительләр советын Башкортстан башлыгы җитәкләячәк.

Бу хакта төбәк җитәкчесе Рөстәм Хәмитов ике бергәлекнең: республика халыклары Ассамблеясе һәм Халыкара килешү һәм тынычлыкны ныгытуга ярдәм итү мәсьәләләре буенча советның уртак утырышында җиткергән, дип хәбәр итә Татар-информ.
Фонд Башкортстан башлыгының дәүләт телләрен һәм республика халыклары телләрен үстерү чаралары турындагы Указы нигезендә төзелә.
“Фондны 50 млн сум чамасы акча белән тулыландыру, бу - башлангыч сан гына, - дип җиткергән Рөстәм Хәмитов. - Әлеге фонд башкорт теле үссен, югалмасын дип кайгыртучыларны берләштерә торган  үзәк булырга тиеш. Эш юнәлеше гаиләләрдәге, мәктәптәге, гомумән, җәмгыятьтәге эшчәнлеккә юнәлгән булырга тиеш”.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading