16+

Башкортостанда югалган 15 турист табылган

Башкортостанның Белорецк районында югалган Чиләбе өлкәсеннән килгән унбиш турист туганнары белән элемтәгә кергән, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Башкортостанның Белорецк районында югалган Чиләбе өлкәсеннән килгән унбиш турист туганнары белән элемтәгә кергән, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Туристлар туганнары белән элемтәгә чыккан, хәзер Ассы торак пункты аша Чиләбе өлкәсенә юл тота.

Искәртеп узыйк, «Татар-информ» Башкортостанның Белорецк районындагы Атыш шарлавыгы янында 15 кешедән торган туристлык төркеме югалганын хәбәр иткән иде. Алар арасында алты яшьлек бала да бар. Шарлавык керергә авыр булган таулыкта урнашкан. Анда автомобиль юлларын Лемеза елгасы кисә. 11-13 августта биредә яңгырлар яуган, елгада су күтәрелгән булуы ихтимал. Бу районда кәрәзле челтәр тотмый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading