16+

Башкортстанда Хәния Фәрхи белән хушлашалар

Башкортстанның Югары Тәтешле Мәдәният йортында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасы бара. Туганнары, якыннары, дуслары, иҗатын сөючеләр мәрхүмәне соңгы юлга озата.

Башкортстанда Хәния Фәрхи белән хушлашалар

Башкортстанның Югары Тәтешле Мәдәният йортында Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхи белән хушлашу чарасы бара. Туганнары, якыннары, дуслары, иҗатын сөючеләр мәрхүмәне соңгы юлга озата.

Җирле вакыт белән иртәнге 10да башланса да, матәм чарасына кешеләр күпкә иртәрәк килә башлаган, дип хәбәр итә proufu.ru сайты. Йөзләгән кеше арасында беренчеләрдән булып килүче эстраданың популяр җырчысы Элвин Грей булган. Социаль челтәрдәге үз битендә ул: "Иҗади ӘНИЕМ үлде. Хәния апай, бик авыр. Ачык йөрәкле, киң, гади күңел... Эстрадабыз ятим калды. Бик ярата идем Сезне, йөрәктә мәңгегә калачаксыз. Авыр туфрагыгыз җиңел булсын", - дип язган.

Не стало моей творческой МАМЫ. Хания Апай, реально очень больно. Открытое сердце, простая, широкая душа. Наша эстрада осиротела. Как же я Вас любил, в сердце навсегда. Земля пухом. #ХанияФархи #ElvinGrey

Публикация от Elvin Grey (@elvin_grey_music)

Җырчы турында башкорт режиссеры Рияз Исхаков та җылы сүзләрен әйткән: "Без Хәния Фәрхигә берничә клип төшердек, шул исәптән беренчесе "Әлдермешкә кайтам әле" җырына иде. Хәния апа, җырларыгыз мәңге яңгыраячак!"
Соңгы көннәрдә җырчы 87 яшьлек әнисендә кунакта булган. Кичә иртән йөрәге нык кына авырта башлаган. Ашыгыч ярдәм чакырганнар, әмма хастаханәгә китереп җиткерә алмаганнар. Табибларга үлемен генә расларга калган. Якынча сәбәбе йөрәк өянәге диелә.
Элвин Грейның Хәния Фәрхи турында әйткән сүзләрен Интертат газетасында укырга мөмкин.
«Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading