16+

Башкортстандагы Атыш шарлавыгына киткән 15 турист югалган

Полиция һәм оператив хезмәтләр шимбә көнне Башкортстанның Атыш шарлавыгына киткән һәм югалган 15 туристлы төркемне эзли. Алар турында хәбәр әлегәчә юк, дип җиткерә "Татар информ".

Чиләбедән булган 15 туристның, шул исәптән бер баланың, 12 августта автомобильләрдә Башкортстаның Белорецк районындагы Атыш шарлавыгына китүе һәм шимбәдән бирле коткаручылар белән элемтәгә чыкмаулары билгеле.

Атыш шарлавыгы барырга кыен булган урын. Белорецк районында 11нән 13 августка кадәр көчле яңгырлар яуган, Лемеза елгасы суы күтәрелгән дип хәбәр итә чыганак.

"Хәзерге вакытта эзләү эшләре бара, урынга эзләү-коткару төркеме җибәрелде", - дип җиткергәннәр матбугат хезмәтеннән.

Үз чиратында, Чиләбе өлкәсенең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте югалган туристларның туганнары ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгәнлекләрен әйткән. Шулай ук полициягә һәм эзләү-коткару хезмәтенә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче булмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading