Торак-коммуналь өлкәгә кагылышлы нормативлар һәм кагыйдәләр үзгәреп тора. «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «халыкның торак-коммуналь өлкәдә хәбәрдарлыгы бик кирәк» дигән сүзләр чыгыш ясаучыларның уртак фикере булып яңгырады.
Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская сөйләгәнчә, Казан районнарында «Хокук белеме» көннәре үткәрелгән.
- Алабуга белән Лениногорск районнарында - ноябрьдә, ә Питрәч белән Лаеш районнарында декабрьдә «Хокук белеме» көннәре оештыру планда бар. Очрашуларда юристлар, белгечләр, район башлыклары катнаша. Коммуналь тармакка кагылышлы сорауларга шунда ук җавап бирелә. Мондый чараларның тәэсире көчле, - диде Сәрия Сабурская.
Дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов 2008 елдан башлап республикада күп фатирлы йортларны капиталь төзекләндерүгә 53 миллиард сум акча тотылганлыгын искә төшерде. Казанда ишегалларын төзекләндерүгә генә дә 1 миллиард сум юнәлтелгән.
- Элек кешеләр йорт подвалларын су басуга, түбәдән су үтүгә зарланалар иде. Хәзер инде ишегалларын төзекләндерүне, балалар уен мәйданчыклары ясауны сорыйлар, - диде Сергей Крайнов. - 6 миллион сум штраф салынды. Штрафны идарәче компанияләргә түгел, ә идарәче компанияләр җитәкчеләренә салырга тырышабыз. Штрафны юридик затка язсаң, алар аны халыктан коммуналь хезмәтләр өчен җыелган акчадан түлиләр.
Моннан ары, тәгаен адресаты билгеле булмаган, электрон рәвештә җибәрелгән шикаятьләр тикшерелмәячәк. Шикаятегез тикшерелсен өчен, башта Россия Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы сайтында теркәлү (идентификация) үтәргә кирәк. Сергей Крайнов бу таләпне хупламавын әйтте.
«Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге» башкарма директоры Дмитрий Романов сөйләгәнчә, үзәктә быел 1,5 мең кеше торак-коммуналь темасына курслар узган. Курсларны интернет аша да узып була. Казанда Лобачевский урамындагы 10 в йортында урнашкан үзәкнең «кайнар элемтә» телефоны: 8 (843) 236-29-97. Атнаның эш көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләр аралыгында шалтыратырга мөмкин.
Комментарийлар