16+

Байлар да елый

Рублево-Успенск шоссесы һәм Мәскәү тирәсендәге башка юнәлешләрдәге күчемсез милектән актив рәвештә арынырга ниятлиләр. Унбиш ел элек кенә биредә яшәү югары статусны билгели иде, әмма хәзер бу йортларны сатып алырга теләүчеләр юк диярлек: зиннәтле сарайларда яшәү бүген модада түгел.

Рублевкадага күчемсез милекне сатканда әүвәлге бәяне 50-70 процентка киметү гадәти күренеш. Рождественнода башлангыч бәясе 12 миллион доллар булган бер йортны хуҗалары 2,6 миллионга гына сата алган.
Туксанынчы еллар ахырында салынган өйләр хәзергеләреннән уңайлыклары һәм дизайны буенча бик нык калыша. Сатып алучыларны Эрмитаж һәм Версаль интерьерлары кызыксындырмый, үзгәртүләр кертү өчен зур суммалар һәм күп вакыт таләп  ителә. Нәтиҗәдә, әлеге зиннәтле сарайлар җир бәясеннән генә сатыла икән. Шул ук вакытта заманча төзелгәннәренең бәясе арта бара.

фото: newpix.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading