16+

БДИ нәтиҗәләре химиядән – яхшы, рус теленнән – начар

Татарстанда 7 764 чыгарылыш укучысы Бердәм дәүләт имтиханы буенча югары балл алган, 2016 ел белән чагыштырганда, бу - 0,8 процентка артык. Кичә Татарстан премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта быелгы сынаулар буенча йомгак ясады.

- Гомумән алганда, узган елга караганда да, Россия төбәкләре белән чагыштырганда да, Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре начар түгел, ләкин әле башкарасы эшләребез бик күп. Былтыр физика һәм химия фәннәре буенча күрсәткечләрнең төшүе күзәтелгән иде, быел уңай динамика күрдек. Әлбәттә, бу сөендерә. Шул ук вакытта рус теле, география, чит телләр буенча имтихан күрсәткечләре әле тиешле дәрәҗәдә түгел. Бу предметларга игътибарны арттыру кирәк дигән сүз, - дип белдерде Энгель Фәттахов.

Министр быел Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханын 14848 укучы тапшырганын искәртте. Узган ел белән чагыштырганда, профильле математика, химия, информатика һәм ИКТ, тарих, француз теле, җәмгыять белеме, испан теле, әдәбият, берникадәр физика буенча да 80 һәм аннан күбрәк балл җыючылар узган елга караганда күбрәк. Министр, алдагы еллардагы кебек үк, җәмгыять белеме (6211), физика (4926), биология (2771), химия (2110) предметларына ихтыяҗ зур булганын билгеләп узды. Ә менә рус һәм немец теле, география буенча уртача баллар 2016 елга караганда бераз гына түбәнрәк булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading