16+

Бензин бәясе күтәрелми

Россия Президенты Владимир Путин Лебединск тау-баету комбинатында очрашуда бензин җитештерүчеләргә, арадашчыларга, сатучыларга бәяләрне күтәрергә ирек бирелмәячәген, әмма бәяләрне төшерү дә мөмкин түгеллеген җиткергән. Бу хакта "Российская газета" яза.

Предприятие хезмәткәрләренең берсе илдә нефтькә бәяләр төшкәндә ни өчен бензинга бәяләр артуы турында сорагач, Россия лидеры биредә күп факторлар, шул исәптән тышкы конъюнктура да роль уйнавын билгеләп үткән.

"Әгәр дә без бездән барысын да ташып бетермәсеннәр дисәк, ил эчендә билгеле бер дәрәҗә тотарга тиешбез", - дип өстәгән ул.

Шулай да хөкүмәтнең, зыянга булса да, кайбер очракларда, мәсәлән, язгы чәчү һәм көзге урып-җыю чорында бәяләрне төшерергә тырышуларын җиткергән Путин.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading