16+

Бер хатын баласын посылка итеп җибәргән

Кытайның Сычуань шәһәреннән 24 яшьлек бер хатын үзенең яңа туган сабыен курьер аша приютка озаткан, дип яза South China Morning Post басмасы.

Кытайның Сычуань шәһәреннән 24 яшьлек бер хатын үзенең яңа туган сабыен курьер аша приютка озаткан, дип яза South China Morning Post басмасы.

Ул баланы пакетка төреп, курьерга тоттыра. Ни хикмәт, курьер пакетта баладыр дип уйламый да. Бары "посылка" селкенә башлагач, бала елап җибәргәч кенә, эшнең нидә икәнлеген аңлый. Баланы хастаханәгә китерәләр. Хәзер аның хәле уртача дип бәяләнә. Ә сабыйның әнисенә баласын посылка итеп җибәргәне өчен җәза яный. Аны биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading