16+

Бер хатын-кызга "каплан" һөҗүм иткән

14 февраль көнне кич Уфаның 22 номерлы хастаханәгә авыр хәлдә бер хатын-кыз китерелгән, дип хәбәр итә "Башинформ".

14 февраль көнне кич Уфаның 22 номерлы хастаханәгә авыр хәлдә бер хатын-кыз китерелгән, дип хәбәр итә "Башинформ".

Зыян күрүче үзенә ашатып торганда каплан (леопард) ташланды дип белдергән. Табиблар башы һәм җилкәсе яраланган хатын-кызга ярдәм күрсәткән.

Кайбер чыганакларга караганда, җәнлек йорт хайваны буларак шәхси бакчада тәрбияләнгән. Соңрак хатын-кызга каплан түгел, ә овчарка ташланганлыгы ачыкланган. Хәзер бу факт буенча тикшерү эшләре бара.

Чыганак хәбәр иткәнчә, әлегә хатын-кызның хәле һаман да авыр икән.

«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading